20 февральдә «Спартак» яшүсмерләр клубы базасында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече яшүсмерләр клубының социаль педагогы һәм өстәмә белем бирү педагогы белән берлектә «Коррупция нәрсә ул?» темасына чара уздырдылар.
Балигъ булмаганнарга коррупцияле гамәлләрне ачыклау өчен билгеле бер ситуацияләрне карау тәкъдим ителде. Ике команда да куелган сорауларга актив җавап бирделәр. Викторина нәтиҗәләре буенча балаларга коррупция күренешләре ачыкланган очракта мөрәҗәгать итү өчен телефоннар күрсәтелгән мәгълүмати буклетлар таратылды.