23 декабрьдә Татарстан башкаласында яшь гражданнарга ярдәм итү системасын үстерүнең төп мәсьәләләренә багышланган мөһим тармак конференциясе узды. «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үсеш үзенчәлекләре булган тумыштан өч яшькә кадәрге балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтүне оештыру» темасына чара узды.
Агымдагы елның апрелендә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Өй консультанты» балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәт булдыру» проекты старт алды.
Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы системасы актив үсеш ала. Бүгенге көндә республикада 17 дәүләт тернәкләндерү учреждениесе эшли, шуларның 11 балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Тумыштан алып өч яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм ведомствоара багланышларны үз эченә алган иртә ярдәм технологиясенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта министр Эльмира Зарипова «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә баруы вакытында сөйләде.
Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү өчен Татарстанда 19 тернәкләндерү үзәге, шул исәптән 8 дәүләтнеке булмаган оешма эшли. Ел саен аларга 11 меңнән артык балигъ булмаган бала йөри.
18–22 августта Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан 10 белгеч Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының һөнәри стажировка мәйданчыгы базасында квалификацияләрен күтәрделәр.
Стратегик инициативалар агентлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм өлкәсендә иң яхшы инклюзив практикаларны конкурс буенча сайлап алуга нәтиҗә ясады. 18 җиңүче арасында – «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Үсеш үзенчәлекләре булган балаларга иртә ярдәм күрсәтү» программасы.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм программасын гамәлгә ашыру кысаларында очрашу узды. Үзәк директоры Галина Калашникова очрашуда катнашучыларны балаларга һәм гаиләләргә иртә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән заманча эш методикалары белән таныштырды. Балалар поликлиникасының иртә ярдәм кабинеты табиб-педиатры Гөлнара Солтанова һәм шәфкать туташы Алинә Шакирова махсус кабинетларда булдылар. Бу белгечләргә балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәресләрне оештыру шартлары һәм үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирде.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча күчмә «Өй консультанты» проектын гамәлгә ашыру 2025 елның апреленнән алып барыла. Проект Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.
26–28 март көннәрендә Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Шәфигуллина «Балалар һәм гаиләләр белән эшләүнең фәнни исбатланган методикалары» темасына иртә ярдәм күрсәтү буенча стажировка үтте.
Менә ике ел инде Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм хезмәте эшли. Ул мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрми торган, үсешләрендә кимчелекләре ачыкланган сабый һәм кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен оештырылган.