Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы системасы актив үсеш ала. Бүгенге көндә республикада 17 дәүләт тернәкләндерү учреждениесе эшли, шуларның 11 балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Тумыштан алып өч яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм ведомствоара багланышларны үз эченә алган иртә ярдәм технологиясенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта министр Эльмира Зарипова «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә баруы вакытында сөйләде.
Аның сүзләренчә, вакытында диагностика ясау һәм коррекцион эш башлану уңышлы тернәкләндерүнең төп факторлары булып тора. Бу юнәлешне республиканың ресурс үзәге – «Апрель» тернәкләндерү үзәге координацияли, ә иртә ярдәм төркемнәре системаның барлык балалар учреждениеләрендә эшли. Моннан тыш, республикада менталь тайпылышлары булган балаларны балалар бакчасына әзерләү буенча махсус программа эшләнгән. Тернәкләндерү үзәкләрендә балалар көн тәртибенә өйрәнү, социаль аралашу һәм дисциплина күнекмәләрен үзләштерү өчен бүлекләр эшли.
Визит барышында ведомство башлыгы «Кояшлы» үзәгенең заманча медицина һәм социаль тернәкләндерү кабинетларын карады, анда ел саен меңнән артык бала хезмәт ала, шулай ук коллектив белән грант конкурсларында актив катнашу һәм гамәлгә ашырыла торган һөнәри юнәлеш бирү проектлары турында фикер алышты.
