«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» – ул өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технология. Ул өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында тормышка ашырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Титова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре белән укуларны башлап җибәрде.
30нчы май көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен дәрес узды.
27 май көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча «Түшәк чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашату» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр дәвам итә. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүләрен дәвам итәләр.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләрне укыту һәм һөнәри компетенцияләрне арттыру – иң мөһим бурычларның берсе. Моның өчен хезмәткәрләрне учреждениеда өйрәтүне дә, башка учреждениеләрдән тренерларны чакыруны да, семинарларда һәм тренингларда катнашуны ( шул исәптән дистанцион рәвештә дә) да үз эченә алган укыту чаралары комплексы уздырыла.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче кеше гигиенасы. Карау өчен махсус чаралар һәм гигиена кирәк-яраклары. Сайлау принциплары һәм куллану кагыйдәләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшләп килә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган тәрбия мәктәбе ачылды. Җиһазлар федераль һәм региональ бюджет акчалары хисабына сатып алынды.