30нчы май көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен дәрес узды.
Очрашуда психиатр-нарколог Илфат Салихов һәм медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Регина Галимова катнаштылар. Медхезмәткәрләр өлкән яшьтә иң киң таралган авыруларның берсе – деменция, аны профилактика ысуллары турында сөйләделәр. Табиб өлкән кешенең сәламәтлеге белән бәйле нинди проблемаларга иң беренче чиратта игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Очрашу ахырында җыелучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм компетентлы белгечләрдән тулы җаваплар алдылар.