27 май көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча «Түшәк чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашату» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.
Дәрес кысаларында өлкәннәрне караучы туганнар авыру кешене ашату күнекмәләрен алдылар. Дәваланучы авырулар өчен тернәкләндерүнең техник чаралары күрсәтелде: аркага терәк, эчемлекләр һәм сыек ризык кабул итү өчен билгеләнгән савыт-саба.
Бүгенге көндә авыру гражданнарның 28 туганы белем ала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясенең максаты – өлкән яшьтәге авыр яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өй шартларында карау сыйфатын арттыру.