Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Титова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре белән укуларны башлап җибәрде.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чаралар стационар учреждение персоналын аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнар өчен гомуми тәрбия күнекмәләренә, шулай ук реабилитацияләүнең техник чараларын максатчан куллануга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Апрель аенда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырган квалификация күтәрү курслары нәтиҗәсендә туганнарны, караучыларны, социаль хезмәткәрләрне һәм башка социаль өлкә белгечләрен укыту мөмкин булды. Уку узган социаль яклау учреждениеләре белгечләре тиешле сертификатлар алдылар һәм авыру кешеләрне караган башка затларга тәҗрибә тапшыру хокукына ия булдылар.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә алынган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы затларга тулы канлы тормыш өчен тиешле шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк