«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүләрен дәвам итәләр.
26 май көнне комплекслы үзәк базасында социаль хезмәткәрләр өчен «Өйдә аз хәрәкәтләнүче гражданнарга санитар-гигиеник процедуралар күрсәтү» дигән темага дәрес узды. Дәреснең практик өлеше тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, укучылар ике төркемгә бүленде. Бу индивидуаль мәсьәләләрне һәм конкрет ситуацияләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Шулай ук дәрестә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы да катнашты. Эш тәҗрибәсеннән чыгып, ул тыңлаучыларга кайбер кыйммәтле киңәшләр бирде.
Социаль хезмәткәрләр соравы буенча киләсе дәрес ашату вакытында позицияләүгә багышланачак. Июнь аенда Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре катнашында чаралар планлаштырылган.