Лениногорск районында стационар алыштыргыч технологияне гамәлгә ашыруның барышы турында

2022 елның 3 июне, җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова «Аз мобильле кешене түшәк чикләрендә ашату. Ашату кагыйдәләре. Махсус чаралар файдаланып һәм файдаланмыйча караватта урнаштыру» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты –ашату вакытында карамактагыларны позицияләүнең гомуми кагыйдәләренә өйрәтү.

Укулар төркем дәресе рәвешендә барды. Чарада интернат-йортның биш хезмәткәре катнашты.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» – ул өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технология. Ул өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International