Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымчы көз эзләре буенча» проекты старт алды. Учреждение белгечләре табигатьтә дәресләр циклын дәвам итәләр, алар балаларга күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үстерергә ярдәм итә, табигатьтә матурлыкны күрергә һәм барлык тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә.
Ялларда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Без табигать белән дус, безгә чүп кирәкми» дигән экологик патрульдә катнаштылар.
Балаларның танып белү активлыгын үстерү максатыннан 3 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе Наталья Королева балаларны көзге агачларның үзенчәлекләрен билгеләргә һәм табигать күренешләрендә матурлыкны күрергә өйрәтте.
Гади экологик белемнәр һәм күзаллаулар формалаштыру, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 8 июньдә Алексеевскның «Кайгырту» социаль приютында социаль педагог Лилия Ещева һәм педагог-психолог Наталья Конова балалар белән «Чиста урман» экологик десанты үткәрделәр. Чара «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында оештырылды.
5 июньдә узган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен татар китапханәсенә бару белән истә калды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар белән «Безнең төп дуслар – һава, урман һәм су» темасына әңгәмә корды.
26 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциядә «Россия эше» кадрлар үзәгенең 20 белгече актив катнашты. Үзәк хезмәткәрләре «Прибрежный» паркында урман массивы территориясен җыештырдылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы алты кеше «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды.
Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна–2023» республика акциясе кысаларында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өмә оештырылды. Чараның максаты – хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында 3 нче мәктәп активистлары «Сайрый торган кошлар» экологик акциясен үткәрделәр.
28 мартта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сыерчыклар килде» акциясе старт алды.