7 июльдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткә яраклаштыру кабинетында социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бакчачылык дәресе узды.
6 июль көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Татьяна Палачева инвалид балалы аналар өчен «Психологик сәламәтлек» дигән тренинг үткәрде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды.
24 июньдә Казан шәһәренең Күп функцияле гаилә үзәгенең бүлек мөдире Анастасия Яцкевич Татарстан Республикасында « Детские деревни – SOS» хәйрия оешмасы оештырган координация советы утырышында катнашты.
24–26 июнь көннәрендә Казанның Күп функцияле гаилә үзәге белгечләре Туладагы стажировка мәйданчыгында укыдылар. Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан «Балалы гаиләләр проблемаларын комплекслы хәл итү буенча күп функцияле гаилә үзәкләре эшчәнлеге системасы» юнәлеше кысаларында оештырылды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү булды. Консилиум әгъзалары исәп системасына кергән ике сигнал картасын өйрәнделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә бер гаиләне ведомствоара патронатка куярга киңәш ителде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды грантын алган «Гаилә остаханәсе – Чүлмәкчелек эше» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге этапта иҗади үсешкә генә түгел, катнашучыларның психологик иминлегенә дә аерым игътибар бирелә.
15 майда республиканың районнарында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик чаралар узды.
Биектау районының “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырдылар.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен “Рассвет” клубы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Алия Нигъмәтҗанова балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауга юнәлтелгән тренинг дәресе үткәрде.