Казанда социаль ятимлекне профилактикалауга һәм гаиләне ныгытуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

24 июньдә Казан шәһәренең Күп функцияле гаилә үзәгенең бүлек мөдире Анастасия Яцкевич Татарстан Республикасында « Детские деревни – SOS» хәйрия оешмасы оештырган координация советы утырышында катнашты.

Утырышта социаль ятимлекне профилактикалауда һәм гаиләне ныгытуда дәүләт оешмалары һәм коммерциячел булмаган секторның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Катнашучылар 2026 елның икенче яртыеллыгына уртак эш планын карадылар, белгечләрнең һөнәри компетентлыгын арттыру һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләүгә инновацион алымнар кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2025 елның декабрендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ачылган Казан шәһәренең Күп функцияле гаилә үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә ачылды. Үзәкнең төп бурычы – тормыш вәзгыяте тулысынча хәл ителгәнче гаиләләрне «бер тәрәзә» режимында комплекслы озата бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International