7 июльдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткә яраклаштыру кабинетында социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бакчачылык дәресе узды.
Дәрес ата-ана белән баланың уртак эшчәнлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. Мондый чаралар балаларда кайгыртучанлык һәм җаваплылык күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, үсемлекне карау бала өчен бу сыйфатларны үстерүнең көндәлек практикасына әвереләчәк.
Үсемлекләр белән эшләү тернәкләндерү программаларында социаль адаптация һәм шәхес үсеше коралы буларак кулланыла.