Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды.
Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Гаилә остаханәсе – чүлмәкчелек эше» проекты кысаларында оештырылды. Анда социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты. Дәрестә аларны чүлмәкче һөнәренең нигезләре белән таныштырдылар һәм гади формалар ясарга өйрәттеләр.
Проект уртак иҗади эшчәнлек, күнекмәләрне үстерү һәм гаиләләрнең социаль адаптациясе аша балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
Уку йомгаклары буенча катнашучыларның керамик эшләре күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.