Көн тәртибендәге төп мәсьәлә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү булды. Консилиум әгъзалары исәп системасына кергән ике сигнал картасын өйрәнделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә бер гаиләне ведомствоара патронатка куярга киңәш ителде.
Шулай ук тернәкләндерү эшенә йомгак ясалды: дүрт балигъ булмаган баласы булган ике гаиләне, хәлнең яхшыруы һәм уртак эшнең уңай нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә, профилактик исәптән төшерергә тәкъдим иттеләр.
Профилактика субъектлары 2026 елның өченче кварталына эш графигын расладылар һәм киләчәк хезмәттәшлек стратегиясе турында фикер алыштылар. Система мәгълүматлары буенча, хәзер районда 10 гаилә контрольдә кала, аларда 19 бала тәрбияләнә.