ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

«Бәхетле гаилә әлифбасы» курсы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алучы гаиләләрнең өлкән әгъзалары өчен очрашу үткәрде. Дәреснең максаты балалар һәм ата-аналар арасындагы үзара бәйләнешне яхшырту һәм аралашудагы кыенлыкларны җиңүдән гыйбарәт иде.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Луч» яшүсмерләр клубы базасында «Ярдәм ит миңа!» чарасы уздырдылар. Анда балигъ булмаган балалар катнашты.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Ышаныч телефоны нигә кирәк» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Тәрбияче Елена Зверева балаларга видеоролик карарга һәм аноним психологик ярдәм хезмәте турында белергә тәкъдим итте.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан Яшьләр сараенда «Зверопой» дигән мультфильм күрсәткәннәр.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Кашапова Әдилә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» кысаларында «Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм» темасына чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International