Әлмәттә балигъ булмаганнар белән уен дәресе үткәрелде

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Луч» яшүсмерләр клубы базасында «Ярдәм ит миңа!» чарасы уздырдылар. Анда балигъ булмаган балалар катнашты.

Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә, 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

Дәреснең максаты халык арасында ышаныч телефонын популярлаштыру иде. Чара кунакларына бөтенроссия ышаныч телефоны эшенең төп принциплары, балигъ булмаганнарның әлеге телефон буенча мөрәҗәгать итүенә комачаулый торган борчылулар һәм куркулар турында сөйләделәр. Аннары кунакларга өйдә әти-әниләре белән бергә уйный алырлык уеннар тәкъдим ителде. Уеннарның максаты – гаиләдәге конфликтлы хәлләрне хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International