13 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ишетелергә кирәк!» чарасы узды. Ул балигъ булмаганнар белән социаль эш буенча белгеч тарафыннан үткәрелде һәм ашыгыч психологик ярдәм хезмәтләре турында мәгълүмат бирүгә багышланды.
Очрашу барышында катнашучыларга 8-800-2000-122 бердәм номерының билгеләнеше аңлатылды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хезмәт авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкәннәр өчен билгеләнгән. Консультацияләр тәүлек буе, аноним һәм конфиденциаль рәвештә күрсәтелә.
Акция йомгаклары буенча катнашучыларга хезмәтнең контакт мәгълүматлары һәм ярдәм күрсәтү шартлары белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.