Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан Яшьләр сараенда «Зверопой» дигән мультфильм күрсәткәннәр.
Чараның максаты – балаларга ышаныч телефоны хезмәте турында хәбәр итү.
Мультфильм караганнан соң балалар үзләренең эчке потенциалын ничек үстерә алулары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Аннары Яшьләр сарае хезмәткәрләре профилактик әңгәмә үткәрделәр һәм Балалар ышаныч телефоны белән мәгълүмат язылган сызгычлар тараттылар. Балалар ышаныч телефоны психологик хезмәтенең авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итүе турында белделәр. Ярдәм сорап теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Шалтырату бушлай һәм аноним.