«Чишмә» үзәге карамагындагыларга ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Кашапова Әдилә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» кысаларында «Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм» темасына чара үткәрде.

Дәреснең максаты: ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, балаларга һәм аларның ата-аналарына ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү.

Белгеч очрашуда катнашучыларга һәр кешенең тормышында проблемалар килеп чыгу мөмкинлеге турында сөйләде. Мондый хәлдә һәрберебезгә ярдәм кирәк. Кешеләр һәрвакыт ярдәм сорап ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала.

Дәрес Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән реклама-мәгълүмати материаллар кулланып үткәрелгән тренинг формасында узды. Дәрес барышында «Балалар ышаныч телефоны турында 10 төп сорау», «Әни һәм ул», «Курку» дигән видеороликлар күрсәтелде. Чараның йомгаклау өлешендә балалар төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International