«Кайгырту» приютындагы балалар ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген белделәр

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Ышаныч телефоны нигә кирәк» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Тәрбияче Елена Зверева балаларга видеоролик карарга һәм аноним психологик ярдәм хезмәте турында белергә тәкъдим итте.

Балалар беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ашыгыч ярдәм хезмәтендә кемнәр эшләвен белделәр. Аннары балалар эмоциональ ярдәм күрсәтергә һәм авыр тормыш ситуациясендә уңай чишелеш табарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International