Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Һөнәр сайлау – җитди эш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасы кысаларында оештырылды.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрделәр. Дәрестә балалар коткаручы һөнәре белән таныштылар.
Яр Чаллы шәһәрендә «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Иң яхшы пиццамейкер» курсын уңышлы үттеләр.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионатында катнашуга әзерләү дәвам итә.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Футука» җиһаз фабрикасында булдылар. Балалар җитештерү цехларын күрделәр, белгечләрнең эшен күзәттеләр, җиһазлар ясау процессы һәм этаплары турында белделәр.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең физик үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.
31 гыйнварда Халыкара ювелир көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр әлифбасы» һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча танып белү чарасы үткәрелде.
30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге һәм эш бирүчеләрнең йомгаклау очрашуы булды.
«Бергә булдырабыз» проекты һәм һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен хоккейга бару оештырдылар.
25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Һөнәр һәм осталык» дәресендә катнаштылар. Алар һөнәр сайлаганда күп факторларны исәпкә алырга кирәклеген белделәр: үз теләкләреңне, психологик үзенчәлекләреңне һәм мөмкинлекләреңне, хезмәт базары ихтыяҗларын һ. б.