Һөнәри үзбилгеләнеш – тормышта мөһим момент. Бу процесс һәркемдә төрлечә бара. Кеше, фаразланган хезмәт эшчәнлеген үз шәхес сыйфатлары белән бәйләп, һөнәр сайлый. Моннан тыш, сайлау ясарга ярдәм итүче омтылышлар, сәләтләр һәм талантлар бар.
Шушы көннәрдә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Чара Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә узды.
Балаларга социаль эш буенча белгеч һөнәре, эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук тиешле белем алганнан соң Әлмәттә эшкә урнашу мөмкинлекләрен карадылар.
Чара ахырында кадрлар үзәге директоры Роберт Ганиев катнашучыларның сорауларына җавап бирде.