Көндезге тору бүлегендәге яшьләр һөнәрләр белән таныша

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары үз күзаллауларын киңәйтүне, яңа кызыклы һөнәрләр турында белүне дәвам итәләр.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында бүлек карамагындагылар өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды. Алар «Алабуга» махсус икътисади зонасында, «Алабуга Политех» белем бирү үзәгендә булдылар. Биредә булачак технология эшкуарлары, заводларның директорлары һәм баш инженерлары, цехлар башлыклары, 4.0 индустриясе инженерлары тәрбияләнә.

«Алабуга Политех» җитәкчесе Эдуард Яушев кунакларга белем бирү үзәгендә уку нюанслары, чыгарылыш сыйныф укучылары алдында ачыла торган перспективалар турында җентекләп сөйләде.

Чарада катнашучылар шулай ук заманча лабораторияләрдә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International