Сәламәтлекне саклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар уза.
Мөһим рольны начар гадәтләрне профилактикалау буенча уен-тренинглар башкара. Әлеге чаралар барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр киңәйтә.
Психолог Татьяна Ишметьев сүзләренчә, сәламәт яшәү гадәтен формалаштыруда гаилә зур роль уйный. Шуңа күрә балалар һәм аларның гаилә әгъзаларын кызыксындыру максатыннан сәламәтләндерү буенча мастер-класс үткәрелде.
Алынган белемнәрен ныгыту өчен, барлык катнашучыларга да сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар тапшырылды.