Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге коллективы «Бәхетле йолдыз» Бөтенроссия музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашып, «Иҗади бердәмлек» конкурс номерын тәкъдим итте.
Конкурс йомгаклары буенча учреждение коллективына югары бүләк – Гран-при бирелде. Җиңүгә үзәктә тәрбияләнүчеләрнең, аларның ата-аналарының һәм номерны әзерләүдә һәм башкаруда актив катнашкан студент-волонтерларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ирешелде.
Мондый нәтиҗә тернәкләндерү эше системасында иҗади методикаларның нәтиҗәлелеген раслый, балаларның социаль адаптациясенә ярдәм итә һәм учреждениенең абруен күтәрә.