“Шатлык” приютында хәйриячеләр булды

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

22 июль көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балаларны “Сабантуй Тутти-Фрутти” анимацион чарасы сөендерде.

Бәйрәм балаларны кунаклар белән таныштырудан башланып китте. Алар балаларга искеткеч тәмле бәйрәм табыны әзерләгәннәр иде. Аннан соң балалар квест-уены уйнадылар.

Бәйрәм уңай эмоцияләр, бүләкләр һәм массакүләм флешмоб белән тәмамланды.

Приют администациясе һәм балалар чын күңелдән бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International