23 июльдә Лапина Лидия Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү социаль белгече Ризида Мавлютова карый.
Бу көнне Лидия Ивановна туганнары һәм якыннарының котлауларын кабул итте. Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә юбилярны котлап, азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Лидия Иванована барысына да ихтирам һәм рәхмәтен җиткерде.