"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә веломарафон узды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" девизы астында велосипед узышы старт алды.

Яшь спортчылар һәм аларның әти-әниләре велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, конкурсларда катнашты.

Ярышлар вакытында велосипедчыларны туганнары һәм җанатарлар уңышлар теләп торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International