Кичә Мамадыш муниципаль районы 18нче Советы утырышы узды. “2017 елның беренче яртыеллыгына эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлеге нәтиҗәләре” доклады белән мәшгульлек үзәге житәкчесе чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 июльдә Мамадыш районында 308 инвалид эшли. Ел ахырына эшләүче инвалидлар саны 558 кешене тәшкил итәргә тиеш.
Утырышта куелган бурычка ирешү өчен ярдәм итәр эш-гамәлләр билгеләнде.