Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итүне оештыру кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Римма Борисова хокукый лекторий үткәрде.
Чараның максаты булып каникул вакытында балигъ булмаган балаларның ялын файдалы уздыру, хокукый белемен арттыру.
Әлеге хокукый дәрес барышында балалар үзләренең төп хокуклары белән танышты. Шулай ук белгеч катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, үз хокукларын һәм вазыйфаларын белергә кушты.