Кичә Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә 5 эш бирүче предприятие вәкилләре катнашты.
Барлыгы 668 вакансия тәкъдим ителде, шул исәптән 629ы эшче һөнәрләр буенча. 342 килгән кеше арасыннан 27се эшкә урнашу өчен юлламалар алды.
Гадәттәгечә, барлык теләгәннәргә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре консультатив хезмәт күрсәтте. Чарада шулай ук, Вахитов районы буенча Россия пенсия Фонды Идарәсе белгече дә катнашты.