Яңгул авылында яшәүче Закирова Рәйсә Шәрифулла кызына 22 июль көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.