“Шатлык” приютында “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында “Үзем булдырам, үзем эшлим” юнәлеше буенча балаларны киемнәрен ремонтларга өйрәтү максатыннан мәктәп яшендәге балалар белән “Киемнәрне ремонтлау” дип аталган практик эш узды.
Практик эштә балалар бик теләп катнаштылар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәде, эш урынын дөрес итеп оештырды. Балаларның эшләгән эшләре пөхтә, төгәл һәм төрлечә иде, чөнки һәрбер бала киемне ремонтлаганда иҗади якын килеп эшләде.