Казанның Совет районы белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Иртәгә Казанның Совет районы эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада МУП "ПАТП-2", "Таттелеком" ҖАҖ, Совет районы Хәрби комиссариаты, "ИК Окун" ҖЧҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ вәкилләре катнаша дип көтелә.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: автобус йөртүче, машина йөртүче, инженер-диспетчер, АЗС операторы, электромонтер, моторист (машинист), стропальщик, кладовщик, гранатометчик, механик-йөртүче, наводчик танка, наводчик БТР, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һәм башкалар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Журналистлар ур., 13 адресы буенча узачак. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International