"Сәламәтлек Комбинаты" муниципаль унитар предприятиесе базасында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм шәхси эшмәкәр Любовь Якимова чара оештырылды.
Әлеге чара “Дөнья күрергә өйрәнәм” проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Проект күрү ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар уйнады, ярышты, батутта сикерде, табышмакларга җаваплар бирде.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да бүләкләр алды.