Казанның Вахитов район суды рәисе Мусин Фәнис Сахибутдинович “Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләрен Вахитов районы судына чакырды.
Экскурсиянең сценарие бик мавыктыргыч булды, балалар музейда булды, ачык суд утырышында катнаштылар. Судның хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче уен оештырды, яшүсмерләр судья, прокурор, яклаучы, зыян күрүче, шаһит роленда булып карадылар. Балалар бик теләп уеннарда катнашты, сораулар бирде, аларга суд тәҗрибәсеннән төгәл җавап алдылар.
Балалар судья һөнәренә зур кызыксыну белдерде.
Чараның ахырында балаларга төрле тәм-том, китаплар бүләк иттеләр, кафега чакырдылар.