Кукмара муниципаль районы "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә ветераннар һәм инвалидлары өчен 20-нче юбилей Сабантуе узды.
Чарада өч йөздән артык кеше катнашты. Сабан туенда социаль хезмәт юбиляр-ветераннары, юбилярлар-активистлар, "Сәламәтлек" төркеме пенсионерлары, "Аргамак" инвалид-спортчылар командасын, конкурслар һәм күргәзмәләрдә катнашучыларны хөрмәтләделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Сабан туе Кукмара районы иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.