Яшел Үзәндә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 21 июле, җомга

21 июль көнне Яшел Үзән районы эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды.

Әлеге чарада ШЭ Столяров М. А., "Март" ҖЧҖ, "Авария-диспетчерлык хезмәте-05" ҖЧҖ, "Колосок" гомуми белем бирү төре Балалар бакчасы, Карпов исемендәге лицей вәкилләре катнашты.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International