"Балкыш" приютында танып-белү дәресе узды

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Җәйге вакытта Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр күбрәк вакытын саф һавада үткәрә. Шулай итеп, балалар белән танып-белү дәресе оештырылды.

Дәрес барышында тәрбияче Венера Белова шләпә, панама һәм башка баш киемнәре кояштан саклаучы аксессуарлар булуы турында сөйләде.

Балалар баш киемнәре турында табышмакларга җавап бирде, урамда эссе вакытта үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International