Тәтеш районының шушы көннәрдә бала бала тууын көткән дүрт гаиләсе “Бала тартмасы” алды.
Әлеге акция Татарстан Республикасында "Синең файдага" хәйрия фонды инициативасы белән оештырылып килә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк Тәтеш районында акция кысаларында бу беренче чара гына түгел. Март аенда мондый тартмаларны инде дүрт гаилә алды.