Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында үз эшчәнлеген авыл, урман хуҗалыгы, төзү һәм сәүдә өлкәсендә алып барган Казан шәһәре, Баулы, Алабуга һәм Лениногорск муниципаль районнарының җиде редприятиеләрендә тоткарланган хезмәт хакы, салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.
Фоторепортаж http://mtsz.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/2824347.htm