Кичә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы каршында хезмәтне саклау буенча Координацион советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район предприятиеләрендә медицина тикшерүләре темасына фикер алыштылар.
"Татарстан Республикасында эш урынында имгәнүләр турында" темасына доклад белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының вакытлычы вазыйфаларын башкаручы Марат Гафаров чыгыш ясады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Яшел Үзән муниципаль районында җитештерү травматизмы вәзгыяте шактый тотрыклы: Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2016 елда районда 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 2017 елның беренче яртыеллыгында 1 авыр травмалар алган җитештерү травматизмы очрагы бөлган. Үлем очрагы теркәлмәгән.