Алабугада зональ супервизия узды

2017 елның 21 июле, җомга

Кичә Алабуга"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүдә иреклеләр һәм волонтерларны җәлеп итү” темасына зональ супервизия узды.

Чарада Менделеевск, Мамадыш, Түбән Кама, Алабуга районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре һәм бүлекләр мөдирләре катнашты.

Супервизия модераторлары булып ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белгечләре торды. Әлеге очрашуның төп бурычы булып учреждениеләр белгечләренең үзара аралашуын гамәлгә ашыру, тәҗрибә уртаклашу торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International