Бөгелмәдә "Хезмәт җәе"

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Бөгелмәнең 150 дән артык балигъ булмаганнары тирә-юнь территорияләрен яшелләндерү һәм җыештыруга кереште.

Эшне яшүсмерләргә шәһәрнең 30 предприятие һәм учреждениесе тәкъдим итте, шулар арасында "ТНГ-Групп" ҖЧҖ, “БЭС” ААҖ, "БЭНЗ" ААҖ, "ДБУ Бугульмалес", Бөгелмә педагогика көллияте, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм башкалар булды.

Яшүсмерләрне эшкә урнаштырган лидерлар арсында "ТНГ-групп" ҖЧҖ һәм Бөгелмә педагогика көллияте тора. Биредә 20 кеше ярдәмче эшчеләр вазыйфасына кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International