Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Россия халыклары орнаментлары» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.
Башта белгеч Наталья Котова тематик викторина үткәрде. Интернат-йортта яшәүчеләр орнаментларның төрле булуын белделәр. Барысын да орнаментларның символик мәгънәсе кызыксындырды.
Аннары иҗат процессына керештеләр. Социаль хезмәтләр алучылар кулларына ак тәлинкәләр, буяу һәм пумала, шулай ук трафарет рәвешендәге өч төрле орнамент алып, рәсем төшерделәр. Барысының да рус, татар, чуаш халыклары бизәкләре төшерелгән матур кул эшләре килеп чыкты.
«Мондый мастер-класслар социаль хезмәтләр алучыларның танып-белү активлыгын үстерә. Интернат-йортта яшәүчеләр бик күп яңалыклар беләләр, үз куллары белән эшләнмәләр ясарга тырышалар. Бу аларның когнитив һәм хәрәкәт күнекмәләрен стимуллаштыра, үз- үзләренә ышанычны арттыра», – ди Наталья Котова.
Традиция буенча, кул эшләре даими эшләүче иҗади күргәзмәдә лаеклы урын алды.