Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе – һәркем өчен мөмкинлекләр чарасы

2026 елның 31 марты, сишәмбе

17 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.

Ярминкә мәйданчыкларында карьера һәм кадрлар консультантлары, шулай ук бәйсез экспертлар эш эзләүчеләргә киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспектив тармакларны билгеләргә һәм карьераларын планлаштыруда ярдәм итәчәк. Чара кысаларында, эш бирүчеләрнең вакансияләрен күрсәтүдән һәм мәшгульлек үзәгенең мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән тыш, эшкә урнашу һәм карьера үсеше белән бәйле төрле темаларга мастер-класслар һәм тренинглар үткәреләчәк.

Җәлеп ителгән экспертлар чыгарылыш сыйныф укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә, ә булачак һөнәрен сайлаучыларга иң кирәкле юнәлешләр турында белергә ярдәм итәчәк.

Традиция буенча үзәк һөнәри юнәлеш бирү чарасы «Һөнәрләр фестивале» булачак.

Татарстан Республикасында бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 2023 елдан бирле үткәрелә. Елдан-ел анда катнашучылар саны арта, мәйданчыклар саны киңәя, эш бирүче белән эш эзләүче арасында интерактив диалог инструментлары кулланыла.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы 26 июньдә узачак. Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International