Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатларында министрлык республика шахмат-шашка турниры үткәрә.
Ярышлар:
- 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында;
- өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлардан, социаль хезмәт күрсәтү йортларыннан социаль хезмәтләр алучылар арасында (яшь төркемнәрен исәпкә алмыйча) үткәрелә.
Һәр командада – ике кеше.
Катнашу өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә гариза җибәрергә тиешләр. Гаризалар 2026 елның 6 апреленнән 5 маена кадәр кабул ителә.