Кичә, 22 июньдә, Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Чарада 13 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты, шулар арсында "Торос-молоко" ҖЧҖ, "Безнең йорт", "ЖилЭнергоСервис" ҖЧҖ, "Водоканал" ҖЧҖ, "ДОСАФ" ҖЧҖ, "Компания Карлен" ҖЧҖ, "Идея-Технолоджи" һәм башкалар булды.
Э бирүчеләр токарь, электрогазосварщик, автомобиль йөртүчесе, тегүче, сатучы-консультант, электромонтер, инженер-программист кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.
Чарада 130 артык кеше катнашты.