Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү максатларында министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.
Конкурста министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары катнаша. Катнашучыларның яше – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Минем яраткан ягым»;
«Халкымның мәдәни традицияләре»;
«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы».
Катнашуга гаризалар 2026 елның 1 апреленнән 22 апреленә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны Министрлыкның Республика ресурс үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург ур., 40 яисә почта аша бирергә мөмкин.
Консультацияләр өчен телефон: (843) 598-31-96 (өстәмә 740).